Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан-Арена” стадионында Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 5 мең 555 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 2014-2015 нче уку елы тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм ничек кенә тантаналы оештырылса да, бүген иртән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан укучыларының фаҗигагә юлыгуы аны берникадәр, әлбәттә, төссезләндерде, күңелгә борчу өстәде.

Соңгы кыңгырау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, югары уку йортлары ректорлары, укытучылар катнашты.

Бәйрәм төрле мәктәп, лицей, гимназияләрдән чыгарылыш укучылары парады белән башланды. Балалар иҗат коллективлары “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” һәм мәктәпкә багышланган башка җырларны башкарды. Чыгарылыш укучылары исә соңгы саубуллашу вальсын әйләнде. Җырлы-биюле музыкаль чыгышлардан соң, сәхнәгә 19 нчы гимназия директоры Нияз Гафиятуллин, М. С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия директоры Ирина Бакова күтәрелде.

“Соңгы кыңгырау” – бер үк вакытта моңсу һәм бәхетле көн. Алда сезне имтиханнар көтә. Ходай Тәгалә сезгә тел ачкычлары бирсен, уңышлар насыйп булсын! Алдагы тормыш юлында нинди генә авырлыклар килмәсен, башыгызны горур тотып, шәхес булып калыгыз!” - дип мөрәҗәгать итте Нияз Гафиятуллин укучыларга.

“Иртәгә сезнең тормышыгызда сынаулар тапшыру белән бәйле яңа этап башлана, аннан соң югары белем алып, һөнәри карьера төзү юлына аяк басачаксыз. Тормыштагы барлык борылышларга җитди әзерлек белән карарга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Ирина Бакова укучыларга һәм аларга тормышта актив, кыю, тәвәккәл булырга һәм үз-үзләренә ышанырга киңәш итте.

Барлык чыгарылыш укучылары исеменнән төрле олимпиада призерлары укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.

“Бүген барыбыз өчен дулкынландыргыч көн. Шушы бәйрәмдә сезнең белән горурланып, ләззәт алып утырабыз. Сезнең өчен мәктәп еллары артта калды, алда сезне олы тормыш көтә. Кемдер югары уку йортында белем алачак, кемдер һөнәри эшчәнлек юлына аяк басачак. Безнең бурыч – сезне бәхетле итәрлек шартлар тудыру, башкалабыз һәм республикабызның көндәшлеккә сәләтле булуы. Сез – Татарстан һәм Россиянең киләчәге! Кемдер монда калыр, кемдер Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, чит илгә китәр. Әмма мин үзебезнең башкаланы уңайлы дип саныйм. Безнең вузлар, предприятиеләр сезгә мохтаҗ”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов һәм аларга киләчәктә уңышлар юллады. Татарстан лидеры шушы тантанада үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен дә искә төшереп утырганын әйтеп үтте.

Аннан соң 18 нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Әдилә Фәхретдинова сәхнәгә кыңгырау алып чыкты. 2015 нче елның чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады, һәм һавага 5555 шар очырылды.

Укучыларны шулай ук Казан югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары да котлады. Бәйрәм “Пицца” төркеме чыгышы белән дәвам иттерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International