Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды
2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды, анда ул Идел елгасы ярын төзекләндерү һәм кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Бу чарада “Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.
Объектларны карау Идел яры буеннан башланды. Хәзерге вакытта монда елга вокзалыннан алып Кызыл палата урнашкан яр буе территориясен төзекләндерү эшләре бара. Кызыл палата – XIV гасыр тарихи объекты, ХV гасырның 30 елларында җимерелгән. Кызыл палата Иделнең сул як ярында, Җәмигъ мәчете комплексыннан түбәнрәк урнашкан.
ТР ФАнең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков сөйләгәнчә, яр буенда ачык һавада Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язма әдәбияты тарихына багышланган экспозициясен урнаштыру планлаштырыла.
Алга таба Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр Болгар һөнәрчелек үзәген карадылар. Болгарда бу проектны гамәлгә ашыру кысаларында бүгенге көндә өч объекттан – реставрацияләү һәм эксперименталь археология лабораторияләре, Халыкара археология мәктәпләре һәм эксперименталь интерактив остаханәләрдән торган комплекс оештырылган.
Кунакханә төзелеше өчен урын борынгы Болгар шәһәлегенең тарихи өлешеннән читтә сайланган. Бу территориядә мунча комплексы белән бергә, 300 урынга исәпләнгән кунакханә төзү планлаштырыла. Кунакханәнең мунча комплексы XIV гасыр тарихи объекты булган Ак палата үрнәгендә төзеләчәк.
“Без ул вакытларда булган барлык шартларны булдырачакбыз. Кешеләр монда килеп, очрашып, мунча кереп, сөйләшеп утырырлык булсын. Бер сүз белән әйткәндә шул ук технологияләр булачак. Ул Ак палата үрнәгендә төзеләчәк”,- диде Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук район культура йортында узган “Татарстан балалары борынгы Болгарның бөек җирендә” балалар музыкаль фестиваль-марафонын карады.
Фестивальдә катнашучы балалар өчен борынгы Болгарның тарихи ядкәрләре буйлап экскурсия уздырыла.
Быел фестивальдә Чаллы, Казан, Яшел Үзән, Арча, Югары Ослан, Болгар һәм Мәскәүдән 360 кеше катнашкан.
ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз