Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: инновацияләр үсеше өчен ясалган интеллект һәм инфраструктура Татарстанга конкурентлы булырга мөмкинлек бирә
2009 елның 16 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бүләкләү тантанасы “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Конкурс финалистлары һәм кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы бүген республикада Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының биш еллык эшчәнлеген билгеләп үтүләре турында искәртте. Бу вакыт эчендә Россия венчурлы инвестицияләр базарында республиканы таный башладылар, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, интеллект һәм республикада инновацияләр үсеше өчен ясалган әлеге инфрастуктура Татарстанга бу сорауда конкурентлыкка сәләтле булу мөмкинлеген бирә.
“Бүген без алда булырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры, - ә икътисадның бөтен сфераларында да инновацияләр кулланмый торып моны эшләү мөмкин түгел”.
Рөстәм Миңнеханов республикада урта сыйныф үсеше өчен шартлар тудыру бурычы куелганын, ә ул бүген нәкъ инновацион бизнеста формалашканын искәртте.
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” һәм “Идея-1000” конкурслары җиңүчеләре – безнең киләчәгебез, һәм аларның идеяләре соралырга һәм тормышка ашырылырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Шулай ук ул 2010 елда “Селигер” Бөтенроссия яшьләр форумының инновацияләргә багышланачагын хәбәр итте. Бу темага багышланган форумны без үзебезнең Татарстанда да үткәрәчәкбез, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы “Перспектива” номинациясе конкурсы җиңүчеләренә Татарстан Респуликасы Инвестицион-венчур фонды кубокларын һәм 50 мең сумлык премияләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез: “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсында барлыгы җиде номинация (“Перспектива”, “Инновацияләр старты”, “Наноимпульс”, “Хезмәттәшлек”, “Елның иң яхшы ачышы”, “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше”, “Мәгарифтә инновацияләр”).
Бүләкләү тантанасында Россия венчур компаниясе” (РВК) генераль директоры Игорь Агамирзян, Кече форма предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының генераль директоры Сергей Поляков, Россия венчур ярминкәсе директоры Игорь Гладких булдылар.
Белешмә өчен:
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” V республика конкурсы
Конкурс физик затлар арасында гариза бирү принцибы нигезендә тубәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- “Перспектива” (“IV Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре укучыларының инновацион фәнни-техник проектлар республика конкурсы” катнашучылары проектлары кабул ителә; 10 җиңүче һәрберсе 50 меңлек премия белән бүләкләнә);
- “Инновацияләр старты” (гариза бирүчеләрнең фәнни-техник характерындагы мәсьәләләргә юнәлтелгән проектлары кабул ителә; 10 җиңүче 50 меңлек премияләр белән бүләкләнә);
- “Наноимпульс” (гариза бирүчеләрнең нанотехнологияләр сферасындагы проектларны тормышка ашыра торган проектлары кабул ителә; 10 җиңүче һәрберсе 50 меңлек премия белән бүләкләнә);
- “Хезмәттәшлек” (гариза бирүчеләрнең Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре алдында торган бурычларны чишүгә юнәлтелгән проектлары кабул ителә; 5 җиңүче һәрберсе 50 меңлек премия белән бүләкләнә);
- “Елның иң яхшы ачышы” (узган календарь елында яки Конкурс узган елда ясалган ачышка патент алган авторларның проектлары кабул ителә; 5 җиңүче һәрберсе 50 меңлек премия белән бүләкләнә);
- “Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше” (гариза бирүчеләрнең Татарстан Республикасын үстерүнең социаль-икътисади һәм гуманитар бурычларын чишүгә юнәлтелгән проектлары кабул ителә; 10 җиңүче һәрберсе 50 меңлек премия белән бүләкләнә);
- “Мәгарифтә инновацияләр” (5 премия: мәктәпкәчә белем (1), гомуми белем (2), һөнәри белем (2).
Гариза бирелгән номинациягә карамастан, Конкурс партнерлары катнашучылар өчен өстәмә рәвештә исемле премияләр һәм стипендияләр булдырдылар:
_ “Ак Барс” Банкы” ААҖ исемле премиясе – 30 мең сумлык 10 премиягә кадәр;
- “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ исемле премиясе – аена 5 мең булган 10 яртыъеллык премиягә кадәр;
- “Связьинвестнефтехим” ААҖ исемле премиясе – аена 5 мең булган 10 яртыеллык премиягә кадәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз