Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томскта

2015 елның 22 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә, анда Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең (РИРА) чираттагы утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов, РИРА Советы рәисе буларак, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, РИРА әгъзаларына Ассоциацияне һәм Россия инновацион регионнарын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Томскка эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International