Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар республиканың икътисадый һәм социаль үсеше, Россия Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе эшчәнлеге мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.
Геннадий Зюганов Казанның соңгы еллардагы үсешен, аның тарихи үзәген саклавны һәм шул ук вакытта заманча транспорт инфраструктурасын булдыруны югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов һәм Геннадий Зюганов шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм һәм Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларының ничек уздырылуы турында сөйләштеләр.
Искәртик, Геннадий Зюганов татарстанга кичә ике көнлек эш визиты белән килде. 21 май КПРФ ҮК рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин белән очрашты. Бүген көннең беренче яртысында ул Казан федераль университеты студентлары белән очрашу үткәрде.
Шулай ук бүген Геннадий Зюганов һәм Рөстәм Миңнеханов Казанда Владимир Ленин музей-йортын төзекләндерүдән соң ачу тантанасында катнашачаклар.