Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң В.И.Ленин музей-йортын ачуда катнашты

2015 елның 22 мае, җомга

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов катнашында, масштаблы төзекләндерүдән соң, В.И.Ленин музей-йортын ачу тантанасы узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты. Мәртәбәле кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре каршы алды.

Иң элек, Геннадий Зюганов һәм Хафиз Миргалимов музей ишегалдында Ленин һәйкәле каршына чәчәкләр салды. Шәрәфле кунак Казанга бүләксез килмәгән. Ул музей-йорты мөдире Татьяна Басовага музей өчен 100 мең сум күләмендә сертификат, Совет чоры җырлары һәм чыгышларын ишеттерә торган уникаль аппаратура һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә медаль бүләк итте.

Алга таба Геннадий Зюганов һәм Рөстәм Миңнеханов музейның яңартылган экспозицияләрен карап чыкты. Казанда В. И. Ленин исемендәге музей-йорты – сакланып кына калган түгел, ә җитди киңкүләм реконструкция узган һәм килүчеләр өчен янә ачылган объект.

Казанда иң борынгыларның берсе саналган бу музей (1937 нче елда төзелгән) XX гасырның күренекле сәяси лидерының яшьлек чорын гәүдәләндергән әһәмиятле мәдәният объекты булып санала. Дүрт ел дәвам иткән реконструкция иске Казанның күркәм почмагын – XIX гасырның икенче яртысында шәһәр утары үрнәген саклап калырга мөмкинлек бирде, анда 1888 нче елның сентябреннән 1889 нчы елның маена кадәр ике катлы Орлова йортында Ульяновлар гаиләсе яшәгән.

Этаплап үткәрелгән эш нәтиҗәсендә, музейның төп (мемориаль) бинасына реставрация һәм капиталь ремонт ясалган, совет чоры янкормасы киңәйтелгән, әйләнә-тирә территория ямьләндерелгән, яңа технологияләр кулланып яңа экспозиция булдырылган. Музейның күп еллар дәвамында эшчәнлеге кысаларында беренче тапкыр музей экспонатлары реставрацияләнгән, бу мемориаль бүлмәләрнең атмосферасын саклап калырга мөмкинлек биргән.

Туганнарның хатирәләре нигезендә совет чорында булдырылган интерьерлар, Ульяновлар гаиләсе тормышы турында тулырак сөйли ала торган шул чор предметлары белән тулыландырылган.

Фәнни тикшеренүләр ярдәмендә, яңа тарихи-биографик экспозициягә Ульяновларның туганлык элемтәләре һәм якыннары, 1887 нче елның 4 нче декабрендә студентлар сходкасы вакыйгалары турында киң даирә өчен аз билгеле булган мәгълүматлар һәм Татарстанда В. И. Ленин исемен мәңгеләштерү турында документлар кергән. Музейда сенсорлы киосклар, фоторамкалар һәм электрон инсталляцияләрне үз эченә алган электрон экспозиция булдырылган.

Бүгенге көндә В. И. Ленин музей-йорты – ТР Милли музее филиалы. Музей фондларында 541 саклау берәмлеге бар. Комплексның гомуми мәйданы 0,397 га дан гыйбарәт, биналарның гомуми мәйданы 581,9 кв. м тәшкил итә.

Ленин йорт-музеенда ремонт-реставрация эшләренә 63,5 млн сум акча бүлеп бирелгән, шулай ук 2013 нче елда музейлаштыруга 1,99 млн сум акча каралган.

Музей мөдире рәсми затларга билгеләп үткәнчә, музей, яңартып кору чорын исәпкә алмаганда, бирегә килүчеләр өчен беркайчан ябык булмаган. “Реконструкциядән соң Казан халкы һәм кунаклары музейга күбрәк килер дип өметләнәбез”, - диде ул.

“Без сезгә ярдәм итәрбез”, - дип җавап бирде Г. Зюганов.

Музейны карап чыккач, Геннадий Зюганов һәм Рөстәм Миңнеханов журналистларга хис-кичерешләрен җиткерде. “Бу уникаль бина”, - дип, коммунистлар партиясе лидеры Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка тарихи объектларны торгызу юнәлешендә башкарылган эш өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә күп катлы йортлар төзү аркасында, күп кенә ахмаклыклар эшләнгәнен, аның нәтиҗәсендә күп кенә истәлекле биналар юкка чыгуын билгеләп үтте. Ул Казанның тарихи үзәген саклап калу һәм яңадан торгызу әһәмиятенә басым ясады. Р. Миңнеханов Алабуга, Чистай, Тәтештә тарихны саклап калу юнәлешендә торгызу эшләре үткәрелгәнен әйтеп узды, шулай ук Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча киңкүләм проект гамәлгә ашырылуын телгә алды. “Безгә шәһәрләребезнең тарихи кыяфәтен саклап калырга кирәк. Без туристлар игътибарын җәлеп итәрдәй изге урыннарны саклап калу мәсьәләсе белән җитди шөгыльләнәбез”, - диде ТР лидеры. Аның сүзләреннән бүген реконструкциядән соң ачылган Ленин музей-йорты үзенә ошаганы сизелде. “Мондый объектлар белән горурланырга кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ленин музей-йорты РФ Мәдәният министрлыгының “Кызыл маршрут” программасына кертелгән. Программа социалистик юнәлешле илләрдән туристлар кабул итүгә йөз тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International