«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды

2015 елның 22 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта «Татнефть» ААҖнең 2015 елның дүрт ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның июненә бюджеты расланды, шулай ук беренче кварталда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.

Быелның өч ае эчендә «Татнефть» ААҖ ятмаларында 6 млн. 495 мең тонна нефть чыгарылган, бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,7%ка артык. Ашалчы ятмасында аеруча үзле нефть 74 мең тонна алынган. Участок буенча уртача тәүлеккә суммар дебит 2015 елның 1 апреленә 908 тонна тәшкил итте, ятманы эшкәртә башлаганнан бирле 637 мең тонна аеруча үзле нефть чыгарылган.

Хисап чоры эчендә компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча чиста табыш 20,8 млрд. сум тәшкил итә.

Утырышта катнашучылар «Доманик» һәм «Битум» фәнни полигоннары кысаларында традицион булмаган углеводородлар белән эшләү перспективалары турында, шулай ук 2016-2017 елларга нефть чыгару планнары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта компания 86 ятма эшкәртә. Исбатланган нефть запаслары «Миллер энд Ленц» фирмасы аудиторлары бәяләве буенча 2014 елга 851,527 млн. тонна тәшкил итә иде.

Директорлар советы якындагы ике елга аеруча үзле нефть чыгару күләмнәрен арттыру һәм республикадан читтәге проектлар бәрабәренә нефть чыгаруны арттыру планын хуплады.

Утырышта 2014 елга компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү йомгаклары турында «Энерджи Консалтинг/Аудит» ЯАҖ аудитор компаниясе ревизия комиссиясенең мәгълүматы тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International