Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Лаеш районы Каип авылында берничә яңа социаль объект ачты.
Әйтик, тантаналы шартларда Татарстан Республикасы янгын сагы аерым посты янгын депосының яңа бинасы, авыл клубы, "Россия почтасы" бүлеге һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан күп функцияле бина ачылды. Авыл клубын ачкан вакытта Рөстәм Миңнеханов авылның үзгәргәнен һәм анда социаль әһәмияткә ия яңа объектлар пәйда булганын билгеләп үтте. "Без авылга аерым игътибар бирәбез, авыл - безнең илебез һәм республиканың нигезе, чөнки анда яшәүче кешеләр безнең үзенчәлегебезне формалаштыра һәм саклап кала. Без алга таба да авылларга булышачакбыз. Без сезнең белән бергә торак пункттагы үзгәрешләргә сөенәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген Рөстәм Миңнеханов ачкан беренче объект ТР янгын сагы аерым посты янгын депосының яңа бинасы булды. Ул постның бинасын һәм янгын сүндерүчеләрнең техникасын карады. Республика башлыгы шулай ук Кечкенә суднолар дәүләт инспекциясенең Лаеш һәм Кама Тамагы районнары буенча бүлегенә Идел һәм Кама елгалары акваторияләрендә коткару эшләре өчен сатып алынган һава мендәрендәге "Хивус" судносын һәм "Ямаха" снегоходы ачкычларын тапшырды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр клуб тузган бинада урнашкан булган. "Авыл өчен клуб ачылу - зур бәйрәм. Каип авылында яшәүчеләр - иҗади кешеләр һәм хәзер өлкәннәр дә, балалар да үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген ала", - диде ул. Авыл клубы мөдире Ирина Сангинова сүзләренчә, җирле мәдәният йортында вокал һәм хореография түгәрәкләре эшләчәк, фольклор юнәлеше үстереләчәк. Спорт юнәлеше кысаларында клубта өстәл теннисы һәм бильярд түгәрәкләре оештырылачак. Рөстәм Миңнеханов клубны җиһазландыруга 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.