Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Каһирәдә

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Каһирәдә (Мисыр). Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов Мисыр министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашуларда катннашачак.

Аерым алганда, Россия делегациясе әгъзаларының Мисыр транспорт министры Атеф Хәмид белән очрашулары планлаштырыла. Анда яклар Россия һәм Мисырның алга таба транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләшергә җыеналар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International