Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи белән очрашты

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи белән очрашты. Татарстан Республикасы вәкилләре арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, "КАМАЗ" компаниясе җитәкчелеге һәм башкалар бар.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында эш сәфәре белән Каһирә шәһәрендә. Визитның максаты – «Россия – Мисыр сәүдә-сәнәгать диалогы» форумында катнашу.

Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министры Хани Дахи кунакларны сәламләп билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу транспорт өлкәсендә Россия белән Мисыр арасындагы уртак хезмәттәшлеккә нигез салырга тиеш. Безнең перспектив инвестицион проектларыбыз күп, диде Хани Дахи.

Денис Мантуров үз чиратында Гарәп Республикасы Мисыр транспорт министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм, Россия Мисыр белән үзара хезмәттәшлекне үстерергә ниятли, диде. Россия делегациясе составына Россия Федерациясенең Татарстан, Ингушетия һәм Свердловск өлкәсе регионнары керә, дип тә өстәде, алар үзләренең икътисадый потенциаллары турында җентекләп сөйли алалар.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, Каһирәгә Россиянең 70тән артык предприятиесе вәкилләре килгән, шулар арасында "КАМАЗ" компаниясе җитәкчелеге. Денис Мантуров Хани Дахидан Мисыр территориясендә бизнес-багланышларны урнаштыруда Чаллы йөк автомобильләре җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтүне сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International