Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу башкаласы Лима шәһәренә эш визиты белән килде (2015 елның 26-27 май көннәре).
Рөстәм Миңнеханов программасында Перу эшлекле даирәләре белән очрашулар, Перу Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) рәисе Эдуардо Аморрорту Велайос белән сөйләшүләр үткәрү тора.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Перу җитәкчелегенең башка рәсми вәкилләре белән очрашулары планлаштырылган.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук "КАМАЗ" шассие нигезендә автобуслар җыела торган производствода булачак ("Мадас" заводы).
Эш визиты барышында Рөстәм Миңнеханов Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашыр дип тә көтелә.