Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Иннополиста "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе ачылды
2015 елның 26 мае, сишәмбе
Бүген Татарстанның Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр киңкүләм чара ачылды. Биредә 26-29 май көннәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" конференциясе уздырыла.
"Иннополис" спорт комплексында конференцияне ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Иң элек, ул IT-университетта оештырылган күргәзмә экспозициясен карады, оборона сәнәгате юнәлешендә эшли торган предприятие мөмкинлекләре, яңа технологияләр белән танышып чыкты. Илдар Халиковны РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Олег Бочкарев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Ростех"дәүләт корпорациясенең коммуникация һәм мәгълүмат департаменты директоры Василий Бровко озатып йөрде.
Конференция "Ростех" дәүләт корпорациясе, Татарстан Хөкүмәте һәм РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе тарафыннан оештырылган.
Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. "Сез барыгыз да тарихи вакыйга шаһитлары - бүген Иннополис шәһәрендә беренче рәсми чара уза. Бүгенге көнне, кыю рәвештә, Россия картасында яңа шәһәр туган көн дип санарга була. Биредә Россиянең күп санлы акыл ияләре илнең оборона-сәнәгать комплексы өчен яңа, мөһим, көндәшлеккә сәләтле, заманча продуктлар җитештерү белән мәшгуль булачак", - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр. Ул Иннополисның табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашканын, аның Казан үзәгеннән нибары 30-40 минутлык ераклыкта җәелүен, якында Зөя утрау-шәһәре, "Казан" тау чаңгысы спорт комплексы булуын билгеләп узды.
"Бүгенге чара биредә урнашкан һәм барлыкка киләчәк институтлар белән озак вакытка исәпләнгән элемтәләрне урнаштырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Татарстан өчен бүгенге тема бик әһәмиятле. Республика үз эченә Россиянең дистәләгән оборона предприятиеләрен ала. Безнең өчен мондый зур чарада хуҗалар сыйфатында катнашу стратегик нәтиҗәсен бирер дип өметләнәм", - диде Илдар Халиков һәм форумны үткәрү урыны буларак Казан каласы сайлануы өчен рәхмәтен җиткерде. Ул узган елда Татарстан предприятиеләренең тулаем төбәк продукты күләмендә үсеше 15 процент тәшкил иткәнен шәрехләп үтте.
Олег Бочкарев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин исеменнән сәламләү хатын укыды.
Алга таба конференциядә катнашучылар игътибарына илдә радиоэлектроника үсеше чорларын тасвирлаган видеоязма күрсәтелде.
Иннополис мэры Егор Иванов Иннополиста беренче чара булып ни өчен нәкъ менә оборона-сәнәгать комплексында мәгълүмати технологияләр буенча форум уздырылганын аңлатып үтте. Аның сүзләре буенча, Америкада, Израильда, Сингапурда “силикон үзәнлекләре” (“силиконовые долины”) үсешенә оборона заказлары этәргеч биргән. Егор Иванов үсеш алган илләр икътисадында IT өлкәсенең һаман да зуррак роль уйнавын ассызыклап узды. Россиядә аның өлеше 2,8 процент кына, әмма аны арттыру өчен потенциал җитәрлек, дип саный Иннополис башлыгы. Башка илләр белән чагыштырганда, бездә бу өлкәдә махсуслашкан белгечләрнең уртача яше – 26,5 яшь. Чыгарылыш студентларының 65 процентының инде эш тәҗрибәсе бар.
“Россиянең дөньядагы позицияләрен үзгәртү өчен, бездә кеше потенциалы бик зур. Иннополисны үстерү мәсьәләләрен дәүләт ярдәменнән һәм оборона предприятиеләре заказларыннан башка хәл итеп булмый. Без беренче тапкыр шәһәргә юллар ачабыз һәм сезне кунак кына түгел, Иннополиста яшәячәк халык сыйфатында да көтеп калабыз”, - дип белдерде Иванов.
Конференция кысаларында катнашучылар берничә стратегик килешү рәсмиләштерәчәк.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Алексей Песошин: Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итүдә энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
20
декабрь, 2025 ел
Татарстанда социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт төгәлләнгән
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тәмамланган. Быел эш 34 республика, дәүләт һәм федераль программа кысаларында оештырылган. 2025 ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз