Бүген Лимада Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Перу Республикасы Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Гуськов һәм башкалар катнашты.
Татарстан ягыннан документка Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев имза салды, Перу ягыннан – Перу Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) рәисеЭдуардо Аморрорту Велайос.
Имза салыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Перуга эш сәфәренең максаты – киләчәктә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү. «Әлегә Перу белән безнең икътисадый мөнәсәбәтләр булган потенциалыбызга туры килеп бетми, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Шушы визитыбыз нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы белән Перу Республикасы эшлекле даирәләре арасындагы үзара хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре ачылыр, дип ышанабыз».
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Перу эшлекле даирәләрен Татарстан белән танышу визитына чакырды. Аның фикеренчә, бу эшлекле багланышларның саны артуга ярдәм итәчәк, хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар ачачак, яңа уртак проектларны ачыклаячак.
Рөстәм Миңнеханов искәртәкәнчә, Татарстанда эре сәнәгать предприятиеләре актив эшләп килә, алар Латын Америкасында үз эшчәнлекләрен алып бара.
Казан вертолетлар заводы Перуга үз продукциясен – вертолетлар китерә, һәм бүген шушы эшчәнлекне торгызу белән кызыксыналар, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» ААҖнең Латын Америкасында эшләү буенча уңышлы тәҗрибәсе бар. Бүген бу җитештерүче үзенең зур йөк автомобильләрен һәм автобусларын китерергә һәм Перуда аларны җыярга, сервис үзәкләре булдырырга, махсус техника өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. «Бу юнәлештә беренче адымнар ясалды инде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан машина төзелеше, нефть химиясе, яңа материаллар һәм мәгълүматлаштыруның алдынгы технологияләре, инновацион үсеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Перу партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.