Рөстәм Миңнеханов Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә, 2015 елның 26 маенда, Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Лимада ике көнлек эш сәфәрендә. 

Очрашу Перу Президенты Сараенда үткәрелде. 

Яклар Россия Федерациясе һәм Перу Республикасының күп яклы мөнәсәбәтләренең үсеше кысаларында Татарстан-Перу хезмәттәшлеге мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Ольянта Умала Тассо фикеренчә, мондый очрашулар ике яклы мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә һәм сәяси әңгәмәне тирәнәйтүгә ярдәм итәләр.

Очрашу барышында сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф хезмәттәшлек, туризм үсеше мәсьәләләре турында сүз барды.

Ольянта Умала Тассо искәрткәнчә, аның 2014 елның нояберендә Россия Федерациясенә рәсми визиты барышында регион җитәкчелеге белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында әңгәмә башланган иде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Перуда җылы каршы алуы һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен, Ольянта Умала Тассога рәхмәт белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе Перу тышкы икътисад һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез,  Перу Экспортерлары аcсоциациясе (ADEX) президенты Эдуардо Амморрорту белән очрашты. Моннан тыш, әлеге визит кысаларында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм ADEX арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүләр имзаланды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Перу белән хезмәттәшлек итүнең мөһим юнәлешләренең берсе – “КАМАЗ” җитештергән шасси нигезендә автобулар производствосы (Modasa компаниясе), дип билгеләде ул.

Перуга сәфәребезнең максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, бүген Россия регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Перуның хезмәттәшлеккә бөтен мөмкинлекләре бар, һәм моның белән тулы күләмдә файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Перу Президентына Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм республикага визит белән килергә чакырды. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International