Рөстәм Миңнеханов: Мондый хәл халкыбыз гадәтендә юк

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстаннан еракта чит илдә командировкада булсам да, Баулыда булган һәлакәткә карата мөнәсәбәтемне белдермичә кала алмыйм.

Олы кеше үлеменә китергән тупаслык, җансызылык минем ачуымны китерә. Зәйнулла Әдрәевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашам. 

Мондый хәлнең ничек мөмкин булуын да аңлау бик авыр. 

Безнең гадәтләр, безнең тәрбия бөтенләй башкага өйрәтә – олыларны хөрмәт итәргә кирәк. Мин бу вакыйганы тикшерергә йөкләдем, барлык гаепле кешеләр җәзага тартылачак. 

Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстовлар, федераль дәүләт хакимиятенең территориаль органнары җитәкчеләренә олы яшьтәге гражданнар белән эшне махсус контрольдә тотарга кирәк.

Республикабызда мондый хәл башка мөмкин булмасын өчен барысын да эшләргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International