Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко адресына, әнисе вафат булу сәбәпле, кайгысын уртаклашу сүзләре белән телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Александр Григорьевич! Анагызның вафат булуы сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез, - диелгән телеграммада. - Әҗәл Сездән иң якын кешегезне тартып алган, бу бик зур кайгы һәм аны берничек тә тулыландырып булмый. Әмма әниләребез мәңгегә безнең белән йөрәкләребездә һәм рәхмәтле хатирәләребездә кала, тормышыбызда безгә күренмичә ярдәм итүне дәвам итә.
Ихлас күңелдән кайгыгызны, авыр югалту ачысын уртаклашам. Сезгә көч һәм сабырлык телим.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов».