Валентина Матвиенко Рөстәм Миңнехановка «Федерация Советы. 20 ел» медален тапшырды

2015 елның 30 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узды.

Яклар парламентаризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, башка актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр.

Валентина Матвиенко Рөстәм Миңнехановка «Федерация Советы. 20 ел» медален тапшырды

Белешмә өчен:

«Федерация Советы. 20 ел» медале Федерация Советының 20 еллыгына багышлап, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының 2013 елның 25 сентябрендәге N 370-СФ карары белән гамәлгә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International