Рөстәм Миңнеханов“Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз” фестивале уздырылды. Ул ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Чара 11.00дә башланып 15.00гә кадәр дәвам итте. Бәйрәм программасы Казан Кремле территориясенең берьюлы берничә мәйданында оештырылды.

Клоуннар, әкият һәм мультфильм геройлары фестиваль кунакларын Спас манарасы янында ук каршы алып, бәйрәмгә чакырды. Кол Шәриф мәчете һәм Юнкерлар училищесы каршындагы мәйданда Казанның өстәмә белем бирү учреждениеләре иҗат коллективлары чыгышларын күрергә мөмкин булса, Гауптвахта бинасы янында балалар милли-мәдәни мохтариятләр тарафыннан оештырылган интерактив уеннарда, конкурсларда катнашты һәм концерт программасын тамаша кылды. Артиллерия ишегалдында “Татарстан! Безнең белән бие!” акциясе үткәрелде. “Дети на радуге” балалар театр студиясе “Казан хәзинәсе” (“Казанское сокровище”) мюзиклын куйды. Чарада фестивальнең төп кунаклары – балалар кәгазьдә һәм асфальта туйганчы рәсем ясады, әдәбият бәйрәмендә катнашты, “Осталар шәһәре”ндә тәҗрибәле укытучылар ярдәме белән кул эшләре ясады. Благовещение соборы скверында Казанның яшь рәссамнары иҗат иткән эшләрдән торган күргәзмә оештырылса, “Техноград” мәйданчыгында балалар үз куллары белән ясаган техник эшләнмәләрне тәкъдим итте.

Фестивальдә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Иң элек ул һәр мәйданчыкны карап чыкты, балалар белән аралашты, фотога төште. Соңрак Артиллерия ишегалды бинасында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль-хәрәкәте җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Ул тантанада катнашучыларны сәламләп, Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләде. “Без бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә балаларыбызның сәламәтлекләрендәге проблемаларны хәл итә торган медицина казанышлары белән таныштык. Шулай ук Казанның нәкъ үзәге – Казан Кремле территориясендә оештырылган бәйрәм чараларында катнаштык. Һәм иң мөһиме – без бүген “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә йомгак ясыйбыз”, – дип сөйләде ул. Татарстан лидеры сүзләренчә, әлеге бәйге республикабызда шактый күп булган сәләтле балаларны киләчәктә дә иҗади яктан үстерергә ярдәм итә. Анда катнашучылар сәләтләре һәм максатчанлыгы белән профессиональ артистларны һәм иҗат коллективларын да таң калдыра.

“Без сезнең белән горурланабыз! Сез – яхшылардан яхшылары. “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә әзерлек, бер-берегез белән аралашу барышында алынган белем-күнекмәләрегез киләчәк тормышыгызның нигезе булып торсын иде, – дигән теләкләрен җиткерде ул чарада катнашучы балаларга. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, балалар – илебезнең, республикабызның киләчәге. – Без һәр баланың бәхетле, сау-сәламәт булуын телибез. Аларның һәммәсенең сыйфатлы белем алырга мөмкинлекләре булырга тиеш. Киләчәгебез бүген балаларга нинди мөнәсәбәттә булуыбызга бәйле”, – диде ул. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү, балалар бакчалары төзү, мәктәпләрне модернизацияләү, моннан тыш, балалар һәм яшьләр программаларын тормышка ашыру – боларның һәммәсе республикабызда яшәүче балаларның киләчәктә көндәшлеккә сәләтле булачагы турында сөйли, дип ассызыклады.

Тантанада “Созвездие-Йолдызлык-2015” фестивале лауреатларына һәм Гран-при ияләренә ТР Президентының дәүләт стипендияләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International