Илдар Халиков КДАТУ укытучылары һәм студентларын 85 еллык юбилей уңаеннан котлады

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына (КДАТУ) 85 ел һәм Татарстан Республикасында төзелеш оештырылуга 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Тантаналы чара КДАТУ территориясендә узды.
Бу чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов катнашты.

Тантана башланганчы Илдар Халиковка студентлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, ташчылар һәм штукатурчылар кирпеч стена өйделәр. Бу ярыш WorldSkills чемпионатындагы ярышларның бер элементы булып тора.

Шулай ук студент-архитекторлар проектлаштырган булачак скверларның проектлары һәм студентлар төзелеш отрядлары төзегән скверларның фотографияләре күрсәтелде.

Илдар Халиков университетның укытучыларын һәм студентларны юбилей белән котлады. “Мин кайда гына эшләсәм дә, сезнең белән – проектлаштыру, төзү һәм объектларны файдалануга тапшыру этапларында бергә булырга туры килде. Шуңа да мин төзүче һөнәрен иң бәхетлеләрдән дип саныйм. Кайсы һөнәр иясе әле үзенең оныгына “Менә бу бинаны мин төзедем”, дип әйтә ала”, - дип ассызыкдлады ул.

Алга таба Илдар Халиков дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантанада катнашучылар алдында шулай ук Рәшит Низамов, университетның элеккеге җитәкчеләре һәм студентлар чыгыш ясады.

Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International