Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Рәмзи Ильясов Татарстан белән Кырымның региональ дәрәҗәдә киләчәк хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, закон чыгару эшенә кагылышлы башка темаларны да күтәрделәр.