Рөстәм Миңнеханов Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле якыннарының кайгысын уртаклаша

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, күренекле дәүләт эшлеклесе Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафаты сәбәпле, Табиевлар гаиләсенә кайгыларын уртаклашып, телеграмма җибәрде.

"Хөрмәтле Динә Мөхәммәд кызы! Күренекле дәүләт эшлеклесе һәм җитәкчесе, олпат, үзенчәлекле шәхес Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиевның вафатын ишетеп, бик хәсрәтләндем, – диелә телеграмма текстында. – Аның исеме Татарстан тарихында сәнәгать һәм төзелеш зур үсеш алган, социаль бурычларны актив хәл иткән бөтен бер дәвергә бәйле. Көчле ихтыярлы һәм эш сөючән кеше буларак, ул илнең икътисады һәм халыкара багланышлары үсешенә үзеннән зур өлеш кертте. Аның вафаты – Татарстан Республикасы өчен зур югалту, ул бит соңгы көннәренә кадәр туган республикасының ватанпәрвәре булып калды, безгә һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды һәм күркәм гамәлләре белән дәрт өстәде. Татарстанлыларның хәтерендә Фикрәт Әхмәтҗан улы чын иҗатчы, үз эшенә, үз халкына, үз иленә тугрылыклы җитәкче булып истә калыр.

Сезнең өчен дә, барлык гаиләгез өчен дә бетмәс-төкәнмәс булган кайгыгызны уртаклашам. Сез бүген яраткан кешегезне, иң якын һәм тугры дустыгызны югалттыгыз. Аның белән кичергән матур һәм бәхетле тормышыгыз Сезгә һәм улларыгыз Эльмир белән Искәндәргә, барлык зур гаиләгезгә хәсрәтегезне кичерерлек дәрман бирсен. Күркәм сабырлык телим Сезгә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

Р.Н. Миңнеханов".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International