Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов һәм башкалар катнашты.
Тантаналы өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автоомбильләрне сынап карау мәйданчыгында булды.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобиль бизнесында кыенлыклар булуга карамастан, Форд Соллерс компаниясе үз җитештерүен дәвам итә. "Әлеге компания яңа җитештерү линияләрен җентекләп әзерли. Шушы предприятиене модернизацияләүгә генә инвестицияләр 400 млн. АКШ доллары күләмендә бүлеп бирелде. Татарстанда заманча югары технологияле җитештерү барлыкка килде, ул бүген безнең илгә бик кирәк", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов инвесторларга аерым рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, якын киләчәктә Форд Соллерс президенты Тед Каннис Россиядә үз эшен тәмамлый. "Мин аңа яңа эш урынында да шундый ук уңышлар телим. Ышанам ки, ул Россияне онытмас: монда аны хөрмәт итүче кешеләр күп. Без гамәлгә ашырырлык бурычлар күп әле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Форд Соллерс президенты Тед Каннис үз чиратында Рөстәм Миңнехановка республика җитәкчелеге тарафыннан даими ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Форд компаниясе Россиядә ышанычлы эшлекле багланышлар урнаштырды.
Шулай ук сәламләү сүзе белән Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов чыгыш ясады.
Анннары шунда катнашучыларга Чаллы заводында җитештерелгән беренче Форд Фиеста автомобильләрен күрсәттеләр (седан һәм хэтчбек кузовында). Автомобильләр фонында Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре фотога төште.