Илдар Халиков Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар съездында катнашучылар белән очрашты

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда уза торган VII Бөтенроссия нейрохирурглар съездында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.

Илдар Халиков съездда катнашучыларны сәламләп, Казанда бу чараны уздыру республика өчен бик мөһим, дип билгеләде. Үз вакытында Татарстанда танылган медицина мәктәбе оешкан иде, дип ассызыклады ул. “Казан университетының медицина факультеты Россиядә генә түгел, ә бәлки Көнчыгыш Европада да танылды. Шул вакыттан бирле күп кызыклы эшләр гамәлгә кертелде. Бүген безнең өчен Татарстан медицинасына заманча үзгәрешләр кертү бик әһәмиятле”, - дип өстәде ул.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар съездын уздыру нәтиҗәсендә, Татарстан табиблары һәм студентларына Россия медицинасының атаклы белгечләреннән белем алырга мөмкин булачак.

Кунаклар Татарстанда медицинаның , аеруча нейрохирургия өлкәсендәге үсешен югары дәрәҗәдә булуын билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International