Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ростов-на-Дону шәһәренә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумында катнашу.
Форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар азык-төлек продуктлары җитештерүче регионнарның һәм компанияләрнең тематик экспозицияләре белән танышты.
Татарстан Республикасыннан әйдәүче АПК предприятиеләре, шул исәптән «Татспиртпром» ААҖ, «Просто молоко» УК, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Челны Бройлер» ҖЧҖ һәм башкалар үз продукциясен тәкъдим итә.
Форумда Россиянең әйдәүче азык-төлек регионнары – Краснодар, Ставропольск крайлары, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы, Мәскәү, Ленинград, Белгород, Волгоград, Воронеж, Брянск, Курск, Липецк, Саратов өлкәләре, Мордовия һәм башкалар катнаша – барлыгы Россиянең 30дан артык субъекты.
Бүген үк Рөстәм Миңнеханов «Инвестицияләр өчен өстен мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенең төп янаулары» панель дискуссиясендә катнашты.
Иртәгә, форумның икенче эш көнендә, «Яңа икътисадый шартларда Россиянең азык-төлек иминлеге» пленар утырышы булачак. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та катнашачак дип көтелә.
Форумда барлыгы 3 000ләп кеше катнаша (профиль күргәзмәләрдә булучыларны да исәпкә алып), шул исәптән 1000 кеше пленар утырышта катнашачак.