Соңгы җиде елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагына шәхси инвестицияләр 140 млрд. сумнан артык булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген «Инвестицияләүгә өстенлекле мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлек иминлегенә янаган төп куркынычлар» сессиясендә белдерде. Сессия Ростов-на-Донуда I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында узды.
Панель сессиясендә Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов, Илкүләм кукуруз һәм көнбагыш җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Лобач, «Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Моратов, «Черный хлеб» компаниясе генераль директоры Павел Абрамов катнаштылар.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы инвестицияләр буенча белдергәнчә, агымдагы елда гына шәхси инвестицияләр 30 млрд. сум тирәсе булачак. Моннан тыш, агросәнәгать комплексы тармагына республика һәм федераль бюджеттан да ярдәм күрсәтелә - ел саен төрле программаларны гамәлгә ашыруга 20 млрд. сум чамасы бирелә.
«Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү – иң төп мәсьәләләрнең берсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Заманча шартларда ул тагын да актуальләшә. Татарстанда импортны алыштыру һәм үз производстволарны саклауга юнәлеш алынды».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада 3,4 млн. га кыр даими эшкәртелә. Безнең регион үзен азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә, диде ул, без терлек санын да саклап калдык.
Бүген республикада 4,5 мең фермер хуҗалыгы бар һәм 4 меңнән артык шәхси хуҗалык, гомумән, алар регионда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын тәэмин итәләр. Фермаларны үстерү өчен кирәкле җиһазларны сатып алуга бюджеттан субсидияләр бирелә, без инфраструктура белән дә булышабыз, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, республика тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча төбәкләр арасында өченче урында тора, ә сөт җитештерү буенча – беренче, бәрәңге җитештерү буенча – икенче урында.
Агросәнәгатькә ярдәм итү һәм авылны үстерү буенча республика программалары – бу дөрес курс, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, өч ел дәвамындагы корылык чорында регионның авыл хуҗалыгы ныклыгын исбатлады.
Миллион кеше яши торган шәһәрләр арасында Татарстан башкаласы - Казанда 13 төп азык-төлек продуктларына иң арзаннары, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бәяләрне арттырмау өчен, бәяләрне тикшерү буенча даими мониторинг үткәрелә, шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла.
Инфраструктураны үстерү кысаларында заманча күпләп билгеләү үзәкләре, продуктларны саклау биналарын төзибез, дип бхәбәр итте алга таба Рөстәм Миңнеханов, Казанда 2013 елдан илдәге иң зур агросәнәгать паркы эшли, Казан астында “Яңа Тура” логистика үзәге төзелә. “Бу - эчке базарны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен гаять көчле ресурс”, - дип әйтте ул.
Терлекчелекне үстерүгә килгәндә, без ит җитештерүне күпкә арттырырга телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, республикада «Чаллы-Бройлер», «Кама беконы» производстволары, «Ак Барс» холдингы предприятиеләре үсә,моннан тыш, без итне тирән эшкәртү эшен башларга җыенабыз.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук 2015 елда яшелчә продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү планлаштырылганын искәртте. “Алабуга” МИЗ территорясендә 800 мең яшелчә һәм җиләк продукциясен җитештерерлек производство булдыру проекты бар.
«Бүген төп бурыч – авылларга ярдәм итү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Авыл хезмәткәрләренә яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдыру зарури. 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш программасында агросәнәгать комплексы мөһим булып тора. Бу бүген илнең азык-төлек иминлеген саклау өчен дә актуаль».
Гомумән, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, без югары өстәлгән бәяле продукция өлешен арттырырга телибез. “Просто молоко” ИК продукциясен ул уңай мисал буларак китерде. Алар импортны алыштыручы, дөнья җитештерүчеләренә конкурент булырлык продукция җитештерәләр, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, 38 төр яңа продукция чыгаруны оештырдылар.
Шуннан «Просто молоко» ИК генераль директоры Марат Моратов, Санкт-Петербург аграр университеты ректоры Виктор Ефимов чыгыш ясадылар.
Шулай ук панель сессиясендә катнашучылар Россия авыл хуҗалыгына һәм азык сәнәгатенә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәте, агросәнәгать комплексына инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар булдыру, Татарстан мисалында азык индустриясенең инвестицион җәлеп итүчәнлеге һ.б. темаларны кузгаттылар.
Сессия тәмамланганда сораулар һәм җаваплар сессиясе узды. Иң күп сорау ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка бирелде. Панель сессия тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов “РБК” һәм “Россия 24” телеканалына эксклюзив интервью бирде.