Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ямал - Идел буе" магистраль продукция үткәргечен төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  "Ямал - Идел буе" маршрутыннан нефть химиясе углеводород чималын илтү буенча магистраль продукция үткәргечен төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты. 
Киңәшмә Мәскәүдә РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә үтте. 
"Ямал - Идел буе" продукция үткәргечен төзү турындагы беркетмә 2012 елда Уфада “Зур химия” II халыкара форумы кысаларында имзаланган иде. Әлеге тема буенча киңәшмәләр берничә кат үткәрелде. 
Бүген киңәшмәдә Михаил Бабич ассызыклаганча, хәзер проект буенча нигезләнгән саннар билгелеләнде, документлар имзаланды, исәп-хисап материаллары, шулай ук чимал белән тәэмин итүче компанияләрнең позицияләре бар.

Киңәшмәдә катнашучылар, киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, якын арада “Ямал – Идел буе” проекты буенча эшләнмәләрне Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка тәкъдим итәргә килештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International