Илдар Халиков: Минем экологларга бер генә теләгем бар - шулай дәвам итегез!

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Экологлар көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Тантанада чыгыш ясап, Илдар Халиков, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективын Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады һәм соңгы елларда ведомство тарафыннан берничә проект уңышлы гамәлгә ашырылды, дип өстәде. Ул Кабан күле һәм Казансу елгасын чистартуны уникаль проект, дип атады.

“ Сез предприятиеләргә җәза бирүче буларак бармыйсыз, ә бәлки безнең урманнар, елгалар һәм җирләребезне саклауда партнер буларак барасыз. Минем экологларга бер генә теләгем бар-шулай дәвам итегез!”, дип белдерде Илдар Халиков.

Алга таба дәүләт бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International