Татарстан Республикасы азык-төлек продуктларын төп җитештерүчеләр товарларын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумында тәкъдир итте.
Искәртәбез, форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә мәйданчыгында уза (Ростов-на-Дону, М.Нагибин ур., 30).
Дмитрий Медведев бүген I бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы кысаларында «Яңа икътисадый шартларда Россиянең азык-төлек иминлеге» пленар утырышында чыгыш ясады.
Бүген утырыш башланыр алдыннан Дмитрий Медведев рәсми затлар озатуында регионнар экспозицияләре белән танышты. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасы стендын да карады, аның мәйданы 200 кв. метр диярлек.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары турында, регионда импортны алмаштыру программалары турында сөйләде. Өч ел эчендә республикада 1093 гаилә фермасы оештырылган, шул исәптән югары технологиялеләр дә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгына азык-төлек продуктлары җитештерүче һәм чималны тирән эшкәртүгә юнәлешле кайбер компанияләр эше турында сөйләде. Мисал итеп ул «Камский бекон» компаниясе эшчәнлеген китерде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, сөт эшкәртү заводларының берсе республиканы тулысынча балалар продуктлары белән тәэмин итә.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Татпотребсоюз» продукциясен тәкъдим итте һәм бу оешманың илдә беренче позициядә торуын әйтте. «Сездә кулланучылар кооперациясе яши икътисадыйән әле», - диде Дмитрий Медведев.
Рөстәм Миңнеханов «Просто молоко» УК эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
«Просто молоко»? – дип сорады Дмитрий Медведев. – Яхшы исем биргәннәр».
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә «Просто молоко» УКның 229 исемдә продукция чыгаруын, шуларның 38 исеме – импортны алмаштыруга юнәлешле яңа продукт булуын сөйләделәр.
«Просто молоко» УК генераль директоры Марат Моратов Дмитрий Медведевка импортның «пармезан» һәм «маасдам» аналоглары сырларын күрсәтте. Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрына аларны татып карарга тәкъдим итте.
Моннан тыш, Татарстан белгечләре җирле җитештерүчеләр продукциясенә бәяләр барлыкка килү мәсьәләләренә кагылды. Аерым алганда, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенә хәбәр ителгәнчә, «Просто молоко» сырларын сатып җибәрү бәяләре кибетләрдә ике мәртәбәгә артык, мәсәлән, Мәскәү прилавкаларында. «Бу әйбәт хәл түгел», - дип белдерде Дмитрий Медведев.
Татарстан Республикасы стендында үз продукциясен «Татспиртпром» ААҖ, «Просто молоко» УК, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» ААҖ, «Нэфис», «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Челны Бройлер» ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итте.