Илдар Халиков: "Nefis Rock&Dance" концерты - уникаль вакыйга

2015 елның 5 июне, җомга
"Nefis Rock&Dance" концерты - уникаль вакыйга. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Нәфис” компанияләр төркеменең 160 еллыгына багышланган рок-фестиваль барышында белдерде.
Бәйрәм концерты Kazan-Arena стадионы алдындагы мәйданчыкта бара. Программада "Чиж и Ко", "БИ-2", "Серьга", "Чайф" төркемнәре чыгышы бар.

Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә “Нәфис” компаниясен юбилее белән котлады. “Туган көнең белән Нәфис! Бу концерт-уникаль вакыйга. Туган көнен уздыручы гадәттә бүләкләр көтә, ә бу юлы ул үзе безгә матур бүләк ясады. Ышанабыз, киләчәктә дә ул безне шундый чаралар белән шатландырыр”, - диде ул.

Тамашачылар алдында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чыгыш ясады. Ул “Нәфис” компаниясенә киләчәктә дә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International