Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Рус теле көненә багышланган тантана узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртеп узабыз, бәйрәм БМО тарафыннан гамәлгә куелды һәм А. С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә.
Казанда рәсми тантаналар башланганчы, М. Җәлил исемендәге театр янындагы А.С. Пушкин һәйкәле каршында шигъри митинг узды, аннан соң Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән берлектә һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Бәйрәм Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә дәвам иттерелде. Рус теле көне белән тантанада катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Ул рус теленең Татарстанның 1,5 млн халкы өчен туган тел булуын билгеләп үтте. “Рус телен камил белү – синең көндәшлеккә сәләтлелегең. Татарстанда рус теле үсеш алсын өчен күп эш башкарыла”, - диде Р. Миңнеханов. Ул рус теле, рус мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә зур көч керткән иҗтимагый оешмаларга, фольклор коллективларына, театрларга, православие чиркәвенә рәхмәтен җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, бүген тарихи мирасны саклап калу өчен күп эш башкарыла. Бүген Боратынский, Толстой, Горький музейларында торгызу эшләре алып барыла. “Бу безнең яшь буын һәм туристларны җәлеп итү өчен кирәкле бик мөһим объектлар”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан халыклары ассамблеясе эшен билгеләп үтте, анда Рус милли-мәдәни берләшмәсе актив эшчәнлек алып бара. Р. Миңнеханов республика муниципалитетларында да җанлы эшчәнлек үткәрелүен өстәде. Әйтик, шушы көннәрдә генә “Каравон” һәм “Алексеевские перезвоны” бәйрәмнәре узды. “Мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен бездә мондый вакыйгалар күп булырга тиеш, иң мөһиме, республикабызда, илебездә булган тотрыклылыкны, теләктәшлекне саклау”, - дип ассызыклады Р. Миңнеханов.
Аның чыгышыннан соң, мактаулы исемнәр тапшыру тантанасы узды. “Татарстан Республикасы халык артисты” исеменә А. В. Батталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актрисасы Тамара Молодкина лаек булды. “Татарстан Республикасы атказанган артисты” исеме җырчы, КФУның әзерлек факультеты рус теле кафедрасының өлкән мөгаллиме Юлия Җиһаншинага бирелде. Республика традицион мәдәният үсеше үзәгенең оештыру-аналитик, методик эш бүлеге мөдире Рита Дедюлева, Яңа Чишмә районы Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Надежда Зыкова, Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Ирина Порфирьева Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәрләре булды.
Бәйрәм Татарстанның чакырылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәм солистлары катнашында концерт программасы белән дәвам иттерелде.