Рөстәм Миңнехановка “Черек күл” паркы проектын презентацияләделәр

2015 елның 6 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Черек күл” паркына барды. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озатуында Рөстәм Миңнеханов парк буйлап йөрде һәм бу ялларда Черек күлдә уза торган «Open Space Market» фестивален карады.


Наталия Фишман Р. Миңнехановка паркның ни рәвешле үзгәртеп корылачагы, аерым алганда, балалар һәм спорт мәйданнарын җиһазлау, паркта булачак активлык төрләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, шулай ук, почта әрҗәсе беркетелгән мәгълүмат баганасы үрнәген күрсәтте. Аңа шәһәрдә яшәүче теләсә кем үз тәкъдимнәре һәм теләкләре белән записка сала алачак. Почта әрҗәләре белән мондый мәгълүмат баганалары башка паркларда да барлыкка киләчәк. “Бу бик яхшы форма”, - дип фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.


Парк буенча йөргәндә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга милли фаст-фуд нинди булачагын күрсәттеләр. Аннан соң кунаклар «Open Space Market» мәйданчыгын карады, анда фестивальдә катнашучылар җитештергән табак-савыт, блокнотлар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм аяк киеме тәкъдим ителгән. Ахырда Рөстәм Миңнеханов, Наталия Фишман, архитекторлар һәм төзүчеләр паркны үзгәртеп кору белән бәйле төп актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International