Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков: “Безнең Колумбия белән товар әйләнеше, хәзергегә караганда, күбрәк була ала”
2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Безнең Колумбия белән товар әйләнеше, хәзергегә караганда, күбрәк була ала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Колумбия-Россия палатасы җитәкчесе Оскар Лопес Боланьос җитәкчелегендәге Колумбия делегациясе әгъзалары белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һ.б. катнашты.
Колумбия делегациясенең Татарстанга килүе ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча узды, диде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры Колумбия вәкилләренә Татарстан Республикасы һәм аның сәнәгать потенциалы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Алга таба ТР Премьер-министры бүген республика территориясендә оештырыла торган кызыклы проектлар турында җентекләп сөйләде. Шул исәптә “Алабуга” МИЗы, “Иннополис инновацион шәһәре, күпсанлы сәнәгать зоналары һәм технопарклары.
Илдар Халиков шулай ук Татарстан вузларында Колумбия студентлары укуын хәбәр итте, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Үз чиратында Оскар Лопес Боланьос Колумбия бизнесы вәкилләре өчен Казанга килүне оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуда катнашучылар белән таныштырды. Делегация составында туризм өлкәсендә (Tavi Travel), авиация сәнәгатендә инженерлык хезмәтләрен тәэмин итү буенча (Sis Soluciones Integrales, Aserpa), аграр-индустриаль сектор продуктларын коммерциализацияләү (Industrial de Alistamiento), төзелеш өлкәсендә һәм күпләп кулланыла торган инновацион продуктларны коммерциализацияләү (Consruespeciales) өлкәсендә эшләүче компания вәкилләре бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз