Дмитрий Медведев Иннополиста Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумы утырышын уздырды

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Бүген Иннополиста (Татарстан Республикасы) Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, гадәттәгечә модернизацияләү буенча Совет президиумы кызык урында - өч ел элек төзелә башлаган яңа шәһәр Иннополиста уза. 

"Күпме эшләр башкарылганны сез барыгыз да күрдегез. Бу искиткеч, киләчәктә дә монда ИТ-өлкәдә югары нәтиҗәләр күрербез дип ышанам", - диде РФ Хөкүмәте Рәисе. 

Ул искәрткәнчә, бүген ике зур тема карала. Беренчесе - Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыруга, икенчесе мәгълүмат технологияләре өлкәсендә инновацион үсешкә кагыла. "Бу ике инициатива да Россия киләчәктә икътисадның яңа сегментларында алдынгылар арасында булсын өчен бик мөһим. Темалар үзара бәйле. Мәгълүмат технологияләре дөньяны үзгәрткәнне без барыбыз да күрәбез. Яңа профессияләр барлыкка килә, яңа җитештерү кластерлары, ниндидер профессияләр юкка чыга, күп процесслар автоматлаштырыла транспорт хезмәт күрсәтүләре үзгәрә", - диде Дмитрий Медведев. 

Аның сүзләренчә, мәгълүмат технологияләренең әһәмияте арта гына барачак. Бу факторны безнең технологик инициатива өстенлекләрен сайлаганда да исәпкә алырга кирәк, ди ул. 

"Безнең өчен бу мәсьәлә буенча идарәчел карарлар да мөһим, шуңа күрә эшне оештыру турындагы тәкъдимнәр дә безгә бик кирәкле. Оператив идарә органы буларак, президиум каршында махсус ведомстовара эш төркеме оештыру карала", - диде Дмитрий Медведев. 

Аның фикеренчә, бүген Россия ИТ-компанияләренең глобаль базарларда яхшы гына конкурент позицияләре бар, технологик эшләнмәләр дә шулай ук яхшы дәрәҗәдә, күбесенә ихтыяҗ бар. "Безнең эчке базарларда өлешебезне арттыру буенча реаль мөмкинлегебез бар, шуңа күрә программа белән тәэмин ителешне экспортка чыгаруны якын киләчәктә арттырырга кирәк. Бу процесска ярдәм итәргә, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк", - дип саный Дмитрий Медведев. 

Төгәлрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында  - - http://government.ru/news/18433/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International