Бүген Татарстанга эш визиты белән Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алды.
Иртәгә, 2015 елның 10 июнендә, Чжан Дэцзян әфәнденең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, КХР парламенты башлыгы Казан вертолетлар заводынf һәм Казан федераль универститетына баруы көтелә.
Шулай ук Чжан Дэцзянның Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашуы каралган.
Көннең икенче яртысында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Казан Кремленә бара, анда Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение Соборын карый.