Кытай делегациясе Казан вертолетлар заводында булды

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАО генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде. 

КХР делегатлары предприятиенең производство мәйданнарын карадылар, шул исәптән буяу цехын, агрегат-җыю производствосын һәм ахыргы җыю цехын карадылар. Шулай ук кунакларга КВЗда җитештерелә торган техниканы күрсәттеләр -  төрле комплектациядәге Ми-17В-5 һәм «Ансат» вертолетлары. Завод вәкилләре хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында "Ансат" вертолеты граждан версиясенә сертификат алды. Яңа техниканы сату инде башланган. 

Шуннан махсус күргәзмәдә Кытай делегациясенә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре турында хәбәр иттеләр. Үз экспозицияләрен "Татнефть" ААҖ, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводы, "А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы” ААҖ, "Казан электромеханика заводы" ААҖ, "Кама-Идел резинотехника акционерлык җәмгыяте" ААҖ һәм башкалар күрсәттеләр. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов һәм Кытай делегациясе вәкилләре заводның очу-сынау комплексына бардылар, анда кунаклар "Казан вертолетлар заводы" ҖАО җитештергән вертолетларның ничек очуын күрә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International