Бүген Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян һәм Кытай Халык Республикасы парламенты делегациясе Казан федераль университетында булдыдар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар озата йөрделәр.
Казан федераль университетында Кытай делегациясе Казанга ике көнлек визитлары кысаларында булдылар.
Университет ишек алдында кунакларны КФУда белем алучы Кытай студентлары каршы алды.
Казан университеты белән танышуны делегатлар Тарих музееннан башладылар, анда аларга мәгариф учреждениесенең тарихы, аның атаклы студентлары һәм вузда ясалган фәнни ачышлар турында сөйләделәр.
Шуннан кунакларга яшь Владимир Ленин укыган 7 нче номерлы мемориаль аудиторияне күрсәттеләр. Биредә КХР парламенты башлыгы тормыш иптәше белән "Ленин партасы"на утырып фотога төште. Ахырда Чжан Дэцзян мәртәбәле кунаклар китабына язып калдырды.