Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Кытай белән хәзерге югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрен югары бәяли. Ул ассызыклаганча, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре стратегик партнерлыгы һәм багланышлары белән аерылып тора. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия регионнары һәм Кытай провинцияләре арасындагы үсешкә зур әһәмият бирелә. «Татарстан Республикасы һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлек актив рәвештә үсә. Төрле вакытта безнең республикада Кытайның эллекеге Рәисе Ху Цзиньтао, Дәүләт Советының элеккеге вице-премьеры, ә хәзерге вакытта Кытай Дәүләт Советының премьеры Ли Кэцян, берничә югары дәрәҗәдәге Кытай делегацияләре, шулай ук күп санлы КХРнан бизнес даирәләр булды”, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Узган ел, аның сүзләренчә, Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләре үсеше өчен бик мөһим булды. «Мин ике мәртәбә Кытайда булдым, шул исәптән Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендәге делегация составында», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Кытайда Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге ачылды. Казанда КХР генераль консуллыгын ачу мәсьәләсе карала. Бу уртак проектларны алга этәрү һәм гамәлгә ашыруда бик әһәмиятле шарт, дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстанның Кытай провинцияләре белән багланышлары уңышлы:  Синьцзян-Уйгур автономияле районы, Шандунь, Шеньчжэнь, Ляонин, Хэбэй һәм башкалары. Шандунь һәм Хунань провинцияләре белән килешүләр имзаланды һәм гамәлгә ашырылалар. Казан һәм Шеньчжэнь - тугандаш шәһәрләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләгәнчә, Татарстан һәм КХР территоряләрендә берничә уртак проект гамәлгә ашырыла: машина төзелеше, нефть химиясе, мәгариф һәм башка өлкәләрдә. Татарстан «Идел-Янцзы» уртак региональ төркем эшендә катнаша, ә Кытай милли химик-инжиниринг корпорациясе «Аммоний» минераль ашламалар заводын төзү проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

«”Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл төзү проекты бик әһәмиятле. Май аенда безнең илләр лидерлары барында ЮТМ проектлау һәм төзү турындагы килешү имзаланды. Перспективада әлеге тимер юлны Пекинга кадәр җиткерү мәсьәләсе карала», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, бүген мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә элемтәләрне активлаштырырга кирәк.

«Ышанам ки, сезнең визит мөнәсәбәтләребезгә яхшы этәргеч бирәчәк, һәм якын арада без җитди нәтиҗәләргә казана алачакбыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Чжан Дэцзян, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка җылы каршы алуы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның Кытайда билгеле булуы һәм ихтирамга лаек булуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең киләчәктә мөмкинлекләре зур. «Сезнең республиканың географик урнашуы бик әһәмиятле. Шуның өстенә биредә сәнәгать һәм мәгариф үскән. Болар барысы да Кытай белән төбәкара хезмәттәшлеккә яхшы нигез», - дип әйтте КХР парламенты башлыгы.

Чжан Дэцзян Рөстәм Миңнехановның Кытай белән Татарстан арасында туры авиаэлемтә ачу турындагы тәк]димен хуплады. «Кытайга кайткач, мин бу идеяне тормышка ашыру ягын карармын», - дип белдерде ул. Һәм КХРның Казанда генераль консуллыгы Татарстан белән Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытачагына ышануын белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International