Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Сәфәренең төп максаты – «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында катнашу.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе сыйфатында Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни белән очрашырга тиеш.