Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подряд оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.
Беренче пункт Игенчеләр сарае каршындагы Казансу елгасы яры буендагы мәйданчык булды, анда чемпионат чорына хайдайвинг өчен вышка куелачак. Бу объектны кую эшләре башланган. Рөстәм Миңнеханов елга төбен тирәнәйтү эшләренең барышы белән танышты, шунда ук подряд оешмасы вәкиле белән сөйләште. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка ачык суда йөзү маршруты схемасын күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы объектлар тирәләрендәге территорияләрне төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, спорт бәйрәме тәмамланганнан соң яр буе шәһәр кешеләре ял итү урыннарның берсе булачак.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы "Казан" гаилә үзәге тирәсендәге территорияне карады. Рөстәм Миңнеханов җәяүлеләр йөрү сукмагы зонасын төзекләндерү эшләрен тәмамларга, газоннарны тәртипкә китерергә кушты. Шуннан соң бу сәфәрдә катнашучылар Су спорт төрләре сараена бардылар, ул Дөнья чемпионатының ярышу объектларының төп кластерына керә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов су полосы ярышларын уздыру өчен вакытлы арена төзелеше белән танышты. Объект составына вакытлы бассейн һәм тамашачылар трибуналары керә. Подрядчик сүзләренчә, бассейнны кую эшләре белән Италиядән килгән белгечләр төркеме шөгыльләнә, ә Татарстан төзүчеләре – калган барлык инфраструктура белән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу объектны чемпионаттан соң да файдаланырга мөмкин булачак. Ул бу мәсьәләне җентекләп карарга һәм су полосы аренасын даими нигездә калдырырга кушты.
Соңгы пункт "Казан Арена" стадионы булды. Аның каршындагы мәйданчыкта ФИНА паркы оештырылачак. Монда татар милли ишегалды хуҗалыгы, сувенир лавкалары, Чемпионат партнер компанияләре күргәзмәсе урнаштырылачак, телевизион трансляцияләр өчен зона һәм балалар уеннары паркы эшләячәк.