Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Россия көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2015 елның 12 июне, җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.
Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый.
Алдынгы үсеш темплары күрсәтүче республикабыз илебезнең биләп торган урынында ныклап урнашуына бик зур өлеш кертә. Федерализмны үстерүгә, күпмилләтле дәүләтебезне ныгытуга юнәлтелгән инициативаларыбыз таяныч таба. Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Татарстан күрсәткән нәтиҗәләр барлык төбәкләр арасында иң яхшылардан” булуын ассызыклады.
Илебез белән бергәләп без бу елларны лаеклы үттек. Федераль үзәк булышлыгы белән Татарстан нәтиҗәле икътисад, тотрыклы иҗтимагый-сәяси үсеш, татарстанлылар тормышының дәрәҗәсен һәм стандартларын яхшырту нигезләрен булдырды.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы хәерле мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру, гражданлык җәмгыяте институтларын төзү, хакимиятнең барлык тармакларының һәм дәрәҗәләренең бердәм булуы казанышларыбызның ныклы нигезе булып тора.
Кадерле дуслар!
Җәмгыятебезнең тормышын ватанпәрвәрлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән һәм олы тормышка беренче адым ясаган туган җирләребезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара.
Ватаныбыз белән горурлану өчен тулы нигезебез бар. Россия көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Бергәләп без зур уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда - без көчле!
Барлык татарстанлыларга нык исәнлек, тормыш дәрте һәм өметле киләчәк, муллык һәм уңышлар, уртак йортыбызның – Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең – киләчәктә дә алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телим телим.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз