Рөстәм Миңнеханов Чаллы Сабантуенда дәүләт бүләкләре тапшырды

2015 елның 13 июне, шимбә

Бүген Чаллыда Сабантуен бәйрәм итәләр. Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша.

Быел Чаллыдагы бу бәйрәмгә Казан шәһәре мэры Локман Эртөрек җитәкчелегендәге Төркия делегациясе һәм Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия җитәкчелегендәге республика делегациясе әгъзалары да барды.

Традиция буенча, бәйрәм кунакларын “Сабантуй гүзәле-2015” шәһәр конкурсы финалчылары һәм җиңүчесе милли киемнәрдә чәкчәк белән каршы алдылар. Шулай ук, шәһәр кунакларын күпсанлы җәмгыять вәкилләре каршылады.

Кунаклар "Әкият" балалар мәйданчыкларында да булды, шулай ук, “Авылым” мәйданында ХIХ гасыр ахыры һәм ХХ башындагы татар халык йортлары җиһазларын һәм татар туйларын үткәрү традицияләрен күрделәр. Кәсепчеләр балчыктан, агачтан әйберләр ясау, чигү һәм бизәкләү буенча мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен Чаллы һөнәрчеләре ясаган сувенирлар сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Шулай ук, кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары оештырган “Спорт Сабан туе”нда “Хезмәткә һәм оборонага әзер нормалары”н тапшыру мәйданы эшләде.

11.30 сәгатьтә “Су буе” паркының төп мәйданында бәйрәмнең тантаналы ачылышы узды. Чаллыда яшәүчеләрне һәм кунакларны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, автошәһәрнең Башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Традиция буенча, Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Мәһдиев Чаллыда татар халкының милли бәйрәме башлануын белдерү өчен, Сабан туе колгасына сөлге бәйләделәр.

Быел Сабан туе әләмен 2014 елның абсолют батыры Ренат Әхмәтшин һәм “Сабан туе гүзәле – 2015” җиңүчесе Чулпан Шәйдуллина күтәрделәр.

Бәйрәм ачылышының рәсми өлешеннән соң, «Без шушы яктан, без шушы туфрактан» дип аталган театральләштерелгән тамаша башланды.

“Су буе” паркы мәйданында бәйрәм сәхнәсенә быел федераль һәм республика бүләкләренә лаек булган чаллылыларны чакырдылар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, шәхсән, чираттагы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча, финанс-икътисади эшчәнлектә зур уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты финанслар идарәсе башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәрова “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медале белән бүләкләнде.

“Болгарлар” бию театры артистлары Елена Заряновага һәм Рушания Сабировага “Татарстан Республикасы атказанган артисты” мактаулы исеме бирелде.

Машина төзелешен үстерү һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “КАМАЗ” ААҖ двигательләр заводы директорының техник контроле буенча урынбасарының сыйфат анализы һәм рекламалау бүлегенең автомобильләр ремонтлау буенча слесаре Айнур Кыямовка “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” мактаулы исеме бирелде.

«Электротранспорт» ҖЧҖ баш инженеры Вячеслав Мигунов һәм электр хуҗалыгы хезмәтенең элемтә-кабель челтәрләре участогы кабель линияләрен ремонтлау һәм монтажлау буенча электромонтер Владимир Москвинга, республика транспорт комплексы үсеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.

Мәгариф өлкәсендә хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат педагог-психологы Рәмзия Яруллинага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International