Илдар Халиков Ленинград өлкәсендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты
2015 елның 13 июне, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ленинград өлкәсендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Бу чара Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында узды, анда Ленинград өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Дрозденко, Башкорстан Республикасы Корылтае - Дәүләт җыены рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
“Сабантуй-2015” бәйрәме ачылышы тантанасында Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Башкортстан Республикасы һәмТатарстан Республикасы ансамбльләре һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Кунаклар Сабан туе мәйданчыкларын, шул исәптән Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы тарафыннан оештырылган авыл өйләре үрнәкләрен карадылар. Сабан туе мәйданында гадәттәгечә спорт-уен мәйданчыклары урнашкан, анда төрле ярышлар узды.
Сабантуй кысаларында Илдар Халиков алдынгы предприятие җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен (ТР Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хатлары, Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары) тапшырды.
Белешмә өчен:
Ленинград өлкәсендә Сабантуй бәйрәме 1956 елдан һәм хәзерге көнгә кадәр Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында уздырыла.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.