Татарстан һәм Ислам үсеш банкын бик җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуда белдерде. Очрашу “Корстон” КСККда VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanSummit-2015 халыкара икътисадый саммиты кысаларында үтте. Чарада шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнигә Татарстан Республикасы белән Ислам үсеш банкы Төркеме арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, 4 көн элек Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркемененең утырышы булды, аны РФ Президенты йөкләмәсе буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. «10 ел дәвамында Россия Федерациясе – Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче. Президент Владимир Путин юлламасында билгеләгәнчә, ислам дөньясы дәүләтләре – мәдәниятләр әңгәмәсен алга этәрү, үсеш юллары һәм цивилизация модельләренең күп төрлелеген яклау эшендә безнең ышанычлы партнерларыбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ислам – безнең илдә традицион диннәрнең берсе, биредә бүген 20 миллионнан артык мөселман яши, дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Аның сүзләренчә, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркемененең яңадан эшли башлавы Россия Федерациясенең мәдәни-цивилизацияле нигездә мөселман илләре белән якынаюына, илләр һәм халыкларның үзара аңлашуларын ныгытуга юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында төркем утырышы уңаеннан берничә чара үткәрү каралган: Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда Исламны рәсми төстә кабул итүгә багышланган "Изге Болгар жыены", VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең KazanSummit-2015 халыкара икътисадый саммиты, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының I Халыкара Казан форумы һәм Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр яшьләр лагере.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, Татарстан һәм Ислам үсеш банкын бик җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Ул искәрткәнчә, 2010 елда Татарстан халыкара инвестицион компаниясен булдыру турында килешү имзаланды. «Әлегә без бу компания мөмкинлекләре белән аз файдаланабыз, ләкин аны ачу безнең өчен бик мөһим. Һәм, әлбәттә, без Ислам шәхси сектор үсеше корпорациясе белән элемтәләрне саклыйбыз», - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнигә Ислам үсеш банкының Россия ислам университеты белән мөнәсәбәтләрен саклавы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ак Барс банк, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән хезмәттәшлек итүе өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Даими комитеты утырышын узыдырырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, Татарстан һәм ИХО илләре арасында тышкы сәүдә әйләнешенең гомуми күләме әлегә зур түгел - 1,7 млрд. доллар. «Мөмкинлекләр күпкә артык, шуңа күрә, минем фикеремчә, бу мәсьәләдә без үзебез эшләп җиткермибез. Ислам хезмәттәшлеге илләре белән активрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Безгә омтылырга мөмкинлек бар», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Төркия, Казахстан, Төркмәнстан, Әзәрбайҗан һәм башка илләр белән ныклы хезмәттәшлек итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкы Ислам үсеш банкы белән эшен активлаштырырга тиеш булуына ышануын белдерде.
Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде, Татарстан Республикасы белән дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәяләвен билгеләде. Без Татарстан һәм Ислам үсеш банкының ышанычлы партнерлар булуы өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - дип ассызыклады ул.
Ислам үсеш банкы Төркеме президенты сүзләренчә, KazanSummit – РФ һәм ИХО илләре арасында мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яхшы мәйданчык. Шулай ук ул чараны оештыру дәрәҗәсен дә югары бәяләде.
Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни Россия территориясендә ислам банкингын үстерүдә төп партнеры булырга әзерлеген белдерде, аерым алганда, банклар һәм финанс учреждениеләре хезмәткәрләре өчен укыту курслары оештыруда.
Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәнигә мөселман илләрендә үсеше токарланган һәм үсеш авырлыклары булган балаларга медицина үзәкләрен булдыру проектын гамәлгә ашыруны тәкъдим итте. «Бездә Россиядә гадәттә балалар өчен бик әйбәт медицина мәктәбе формалашты һәм безнең белгечләр бөтен дөньяга билгеле. Ислам үсеш банкы ярдәмендә бу намуслы теләк гамәлгә ашырылыр иде һәм, тулысынча сезнең һәм безнең бурычларга җавап биреп, уңай бәя алыр иде», - дип ассызыклады ул.
Ислам үсеш банкы Төркеме президенты бу идеяне хуплады һәм әлеге проектны гамәлгә ашыруда тулысынча ярдәм итәчәгендә ышандырды.