Рөстәм Миңнеханов РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинаның Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуында катнашты

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинаның Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуында катнашу.

Искәртик, Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни бүген Kazansummit-2015 иктисадый саммитында катнашты.

Эльвира Нәбиуллина Рөстәм Миңнехановка шундый мөһим затны – ИҮБ президентын алып килүе өчен аерым рәхмәт белдерде. Бүген Россия ислам банкингы эшенең принципларына аеруча игътибар бирә, дип белдерде Эльвира Нәбиуллина, һәм бурычларның берсе – әлеге принципларны ничек итеп Россия финанс системасына яраклаштырып булуын аңлау.

Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни, үз чиратында, кыскача ИҮБын булдыру тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Бүген ислам банкингы ислам булмаган җирләрдә дә, әйтик, Кытайда да бар, дип билгеләде ул. Аның сүзләренчә, ислам банкингы кризис күренешләренә каршы тотрыклырак булып чыкты һәм икътисадый кризис шартларында, башка банклар белән чагыштырганда, азрак югалтуларга дучар булды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ислам банкингы принциплары Россия Саклык банкы тарафыннан инде өйрәнелүе турында искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International