Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) һәм Федераль оператив штаб утырышында катнашты

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) һәм Федераль оператив штаб утырышында катнашты. Утырышны РФ Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников уздырды.

Утырышта шулай ук ТМК әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, Башкортостан һәм Чувашия башлыклары, федераль башкарма органнары һәм махсус хезмәтләрнең җаваплы вәкилләре катнашты. 

Көн тәртибендәге төп тема Идел буенда иминлекне тәэмин итү булды. Александр Бортников сүзләренчә, бу быел Идел буе федераль округы территориясендә берничә эре халыкара чараны үткәрү белән бәйле. Уфада 2015 елның 9-10 июль көннәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы дәүләтләре башлыклары саммиты һәм БРИКС илләре хөкүмәт җитәкчеләренең очрашуы үткәрелә. Ә 24 июль көнне Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Шуңа күрә әлеге эшне күзәтергә тиешле террорчылыкка каршы комиссияләр һәм оператив штаблардан аеруча җаваплылык таләп ителәчәк, дип ассызыклады Александр Бортников.

РФ ФИХ башлыгы чыгышында терроризм һәм экстремизмга каршы тору Идел буе федераль округының дәүләт хакимият органнарының өстенлекле бурычларының берсе булуына аеруча игътибар итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International