Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуратурасы академиясе ректоры Оксана Капинус белән очрашты

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясе ректоры Оксана Капинус белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ Генераль прокуратурасының органнары һәм оешмалары эшчәнлеген тәэмин итүнең баш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев, Татарстан Республикасы Иминлек советының секретаре Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы ТРҖТРТРПремьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Рөстәм Миңнеханов һәм Оксана Капинус Татарстан һәм РФ Генпрокуратурасы академисе арасында алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Оксана Капинус әлеге мәгариф учреждениесе тыңлаучылары өчен укыту-методика материаллары турында сөйләде.  

Әңгәмә барышында яклар прокуратура хезмәткәрләренә профессиональ белем бирүне югары сыйфатта оештыруның әһәмиятен ассызыкладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International