Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Композит” ХК генераль директоры Леонид Меламед белән очрашты. Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Ленэкспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында узды.
Яклар “Алабуга” МИЗ территорясендә композит торбалар җитештерү заводын төзү проектын гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Проект Внешэкономбанктан (ВЭБ) ярдәм алыр дип көтелә, яңа заводны төзү проектын гамәлгә ашыру өчен, ВЭБ белән кредит килешүен төзү мәсьәләсе турында сүз барды.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.