Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Ирак Республикасы вице-президенты Усама әл-Наджафи алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикерләште.
Очрашу Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "КАМАЗ" компаниясе павильонында узды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның сәнәгать һәм икътисадый потенциалы турында сөйләде, регион һәм ил икътисадында әйдәп баручы компанияләрне билгеләп үтте. Аерым алганда, ул "КАМАЗ" ААҖ җитештерүче машина төзелеше продукцияен билгеләп үтте, шул исәптән илнең оборона сәнәгате комплексы өчен дә.
ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов очрашу барышында республикада ИТ өлкәсендә тормышка ашырылучы проектлар, шул исәптән "Электрон Татарстан" һәм башка проектлар турында хәбәр итте.
Усама әл-Наджафи, Россиянең алдынгы субъектларының берсе буларак, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксынуны белдерде.