Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашты.

Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумында кысаларында «Ленэкспо» мәйданчыгында узды.

Бүген Татарстан икътисадый үсеш мисалы булып тора, без сездән өйрәнергә, икътисадның төрле тармаклары буенча тәҗрибә алмашырга әзер,диде Олег Кувшинников. Ул, аерым алганда, искәрткәнчә, Вологда өлкәсе делегациясе берничә атна элек Татарстанда булган, максатлары – технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, башка инновацион инфраструктура булдыру өлкәсендәге эшләнмәләр белән танышу.

Олег Кувшинников шулай ук Вологда өлкәсе территориясендә геологоразведка һәм нефть чыгару буенча «Татнефть» ААҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, бүген өлкәне автозаправка станцияләре челтәрен кору һәм Вологда өлкәсенә ягулык китереп тору мәсьәләләре кызыксындыра.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, Татарстан Вологда өлкәсе белән товар әйләнешен арттыру ягында. Ул белдергәнчә, хезмәттәшлек турындагы барлык тәкъдимнәр дә каралачак, шулай ук ул искәрткәнчә, республикаа ике нефть эшкәртү заводы булса да, ул нефть эшкәртү күләмнәрен арттыра бара. Татарстан ягулык белән үзен генә түгел, башка регионнарны да тәэмин итә ала, диде ул.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында было сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни тармакларда хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International