Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов WSI җитәкчелегенә 2019 елда WorldSkills Competition уздыру буенча, Россия Федерациясеннән кандидат буларак, Казанга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Бу безнең өчен горурлык та, җитди җаваплылык та, диде ул, алда зур эшләр көтә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казанда 19 майдан алып 23 майга кадәр WorldSkills стандартлары буенча III һөнәри осталыкның илкүләм чемпионаты финалы узды.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада күргәзмә үзәген төзүгә керештеләр, аның нигезенә капсула Саймон Бартлиның инспекцион визиты кысаларында салынды. Рөстәм Миңнеханов Бартли әфәндегә WorldSkills Competition уздыру өчен күргәзмә үзәкләренең нечкәлекләрен һәм спецификасын исәпкә алу максатларында бу объектны төзүгә карата үз рекомендацияләрен бирергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International